Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

3 көндә юл һәлакәтендә 11 кешенең гомере өзелде

Бу юл һәлакәтләрендә шуның кадәр кеше үлгән дип саннар китерү бер дә җиңелләрдән түгел, биредә кемнеңдер баласы, әти-әнисе, якыны икәнен онытмыйк

Бүген Әгерҗедә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган күчмә утырыш булып узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Марат Гафаров алып барды.

Утырышта каралган төп мәсьәлә - 7 май көнне Әгерҗе районы Кызыл Бор авылы янында булган авария. Әлеге юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде. Шуның икесе балалар. Шушы авыр хәбәрдән арынырга өлгермәдек, Чистай районында биш кеше корбан булган тагын бер коточкыч авария теркәлде. Һәм кичә Биектау районында булган юл һәлакәтендә тагын ике кешенең гомере өзелде. Әлеге аварияләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу булып тора. Бу юл һәлакәтләрендә шуның кадәр кеше үлгән дип саннар китерү бер дә җиңелләрдән түгел, биредә кемнеңдер баласы, әти-әнисе, якыны икәнен онытмыйк. - Юлларда хәрәкәт иминлеген булдыру өчен күп эшләр эшләнә, тик шулай да кагыйдәләрне үтәмәү көткән нәтиҗәне бирми, - дип ассызыклап үтте Шамил Хәмитович.

Хөрмәтле райондашлар, бистәбез урамнарында да техника агымы бик көчле. Шуны искә алып, шоферлар үзләре дә, җәяүлеләр дә юлларда игътибарлы булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев