Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

48 машина бәрелешкән (ВИДЕО)

Приморьеда шосседа 48 автомобиль бәрелешкән. Авария көчле кар яву аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 12 зыян күрүче турында билгеле.

Приморьеда шосседа 48 автомобиль бәрелешкән. Авария көчле кар яву аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 12 зыян күрүче турында билгеле, дип хәбәр итә “РИА Новости” Приморьеның сәламәтлек саклау департаменты вәкиленә сылтама белән.

Авария 11 декабрьдә иртән Хабаровск – Владивосток трассасында була. Башта җиде зыян күрүче турында билгеле иде, моннан тыш, аларның икесенә госпитализация кирәк иде.

“Табиблар 48 кешене карады. Ун кешенең имгәнүләре җиңел формада. Икесе хастаханәгә озатылды, берсенең хәле уртача, икенчесе – авыр хәлдә”, – дип сөйләде сәламәтлек саклау департаменты вәкиле.

Видео: youtube.com

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп