Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

50 меңлек яңа штраф!

Административ хокук бозуларның яңа Кодексы проектында яңа зур штраф барлыкка килгән.

Ул медицина тикшеренүеннән баш тарткан машина йөртүчеләргә кагыла. Бу хакта хокукый актлар порталында хәбәр ителә.

Әгәр дә сезне юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы туктатып, медицина тикшеренүе узуыгызны таләп итсә, ә сез моннан баш тартсагыз, зур гына күләмдәге, төгәлрәк итеп әйткәндә, 30 мең сумлык штрафка кабуыгызны көтегез дә торыгыз. Бу гына да түгел, машина йөртү хокукыннан да 1,5-2 елга колак кагачаксыз.

Әгәр дә инде сез идарә иткән машинада 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган бала да утырган икән, штраф 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Юлларда сак йөрик, дуслар! Штрафлар зур булудан курку гына түгел, үзебезнең, якыннарыбызның, юлга чыккан һәркемнең иминлеге, гомере бер-беребезнең җаваплылыгына бәйле икәнлеген истән чыгармыйк!

Фото: kubnews.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар