Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

9 айда 116 беркетмә. Ни өчен?

2018 елның 9 аенда 116 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка җибәрелде.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта
түләнмәгән очракта,т үләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына,
15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, җавапка тарту штрафны
бозу турында каралган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.
2018 елның 9 аенда 116 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 85сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 10 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, 21 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды. Мондый күңелсезлеккә дучарбулмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм бүлектәге терминалга килеп түләргә була.
Лилия Һадиева
Балтач юл хәрәкәте инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук бозу