Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен 10 штраф китергәннәр

Штрафларның гомуми суммасы 5 мең сум тәшкил итә.

Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Эш судта тикшерелә башлагач, машинаны әбисенең исеменә оныгы рәсмиләштергән, тизлек режимын да даими рәвештә ул бозган булып чыга.

Штрафларның гомуми суммасы 5 мең сум тәшкил итә, аларны вакытында түләмәгән өчен, бу сумма икеләтә арттырыла.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, суд транспорт чараларын аларны йөртүчеләр исеменә рәсмиләштерергә яки даими кагыйдә бозучы балаларга машинаны бирмәскә киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев