Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Йөк машинасы белән бәрелешкән «Лада» йөртүчесе үлгән

Һәлакәт Мәскәү-Уфа юлының 1153 нче чакрымында булган.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районында «Мерседес» йөк машинасы белән бәрелешү аркасында, «Лада» йөртүчесенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән Мәскәү-Уфа юлының 1153 нче чакрымында «Лада» йөртүчесе чатта юл бирмәгән һәм фура белән бәрелешкән. Бәрелешү аркасында йөк автомобиле ауган, ә җиңел машина юл кырыена чыккан.

Һәлакәт аркасында «Лада» йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.

Җиңел машина йөртүчесе һәлакәт вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуын да искәртү мөһим.

 

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп