Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Альбина Гаптелхәева: «Минем иң зур теләгем – һәркем юлда исән-имин йөрсен һәм сау-сәламәт булсын иде»

Киләчәктә мин машина йөртү хокукы алырга җыенам һәм шушы отрядта алган күнекмәләрем ярдәм итәр дип тә ышанам.

«Мин ЮИД отрядына 2 сыйныфтан бирле йөрим. Әлеге отрядта иң беренче чиратта без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек, хәзер инде кагыйдәләрне башлангыч сыйныф укучыларына, балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызларга өйрәтәбез. Моннан тыш без ДАИ хезмәткәрләре белән төрле акцияләрдә катнашабыз. Әти-әниләргә, авылда яшәүче өлкәннәргә юлда саклык чараларын аңлатабыз.
Үзебезнең отрядның эшчәнлеген мин бик кирәк дип саныйм, чөнки бүгенге көндә транспортлар бик күп һәм юл һәлакәтләре булып тора. Юлларда кешеләрнең гомерләрен саклап калуда үз өлешебезне кертәбез.
Бу отрядка йөрүче иң оста укучылар ел саен «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнаша. Мин инде анда дүрт тапкыр катнаштым. Әлеге конкурста юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, беренче ярдәм күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, агитбригада, медицина сорауларына җавап бирү кебек ярышлар да бар. Анда катнашу өчен зур осталык һәм сабырлык сорала.
Киләчәктә мин машина йөртү хокукы алырга җыенам һәм шушы отрядта алган күнекмәләрем ярдәм итәр дип тә ышанам. Киләчәк һөнәрем буларак мин инструктор һөнәрен сайладым. еКшеләргә юл кагыйдәләрен өйрәтермен, аларга юлда сак йөрергә кирәклеген аңлатырмын. Минем иң зур теләгем – һәркем юлда исән-имин йөрсен һәм сау-сәламәт булсын иде».

Альбина Гаптелхәева,

Салавыч лицееның 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев