Алексеевск районында ике «Лада» автомобиле бәрелешкән авариядә бер шофер һәлак булган
Төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене якындагы хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районында ике «Лада» автомобиле бәрелешкән, бер шофер һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
Трассада 12нче модель «Лада» һәм «Лада Ларгус» автомобильләре бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, 12нче модель «Лада»ның шоферы шунда ук һәлак булган.
Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике кешене якындагы хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев