Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алексеевск районында әйләнеп капланган тракторның йөртүчесе һәлак булган

Чуваш Майнасы авылы янында сенаж өемен пресслаган вакытта, тракторчы идарәне югалткан.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Алексеевск районында әйләнеп капланган тракторның йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чуваш Майнасы авылы янында К-700 тракторы әйләнеп каплануы хакында хәбәр килгән. Тракторчы сенаж өемен пресслаган вакытта идарәсен югалткан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Биләр янгын сүндерүчеләре һәм 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре тракторны тәгәрмәчләренә утырткан, ишеген ачып, кабинадан 59 яшьлек тракторчының мәетен алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп