Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алинә Габдрахманова: «Максатым беренче булу иде»

16 июль көнне районыбызда машинада йөрүче гүзәл затларыбызның осталыгын тикшерүче «Автоледи-2021» бәйгесе үтте. Әлеге конкурс ике өлештән торды. Беренче өлештә катнашучылар ДОСААФта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча сынау үттеләр, аннан соң машина йөртү осталыгын күрсәттеләр

«Автоледи-2021» исеменә лаек булу өчен алты катнашучы көч сынашты. Кемдер теоретик өлешне яхшы белсә, икенче берәүләр машинада йөрү осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Тик шулай да җиңүче үзен беренче секундлардан ук күрсәтеп куярга өлгерде. Нөнәгәрдән Алинә Габдрахманова юл кагыйдәләренә бәйле биремнәрне дә бер хатасыз эшләп чыкты, икенче этапта да машинасы белән уртак телдә булуын тиз күрсәтте. Серен ахырдан, җиңүчеләр билгеле булгач кына белдек. Алинә инде бу бәйгедә икенче елын катнаша икән, узган ел ул өченче булган һәм шул вакытта ук икенче елга беренче булам, дигән максатны куйган үзенә. – Мин КАИның 3 курсын тәмамладым. Узган ел әлеге конкурста катнашканнан соң, ел буе шушы юнәлештә вакытым булган саен шөгыльләндем. Җиңәсем, минем аны булдыра алганны үземә дәлиллисем килде, – ди Нөнәгәр авылы кызы Алинә. Чыннан да, ул бу адымы белән күпләргә хыяллар чынга ашуны, максатлар куеп яшәргә кирәклекне күрсәтте дә.

Ярыш барган вакытта катнашучылар бер-берсенә киңәшләр белән булса да ярдәм итәргә ашыкты. Көндәшләр юк иде биредә, һәркем үзен сынап карар өчен килгән.

Нәтиҗәләр ясап, бүләкләр алыр чак та җитте. Катнашучылар дулкынлана, кем җиңүче булыр һәм республика этабында да катнашыр дигән сорау һәркемне борчый иде. Алтынчы һәм бишенче урыннарны Гөлфия Закирова һәм Резеда Галиевалар алды, дүртенче урында Гөлшат Хәйруллина, өчтә – Айша Мөхәммәдиева, икедә – Ландыш Закирҗанова. Икенче урынның җиңүчесен әйтүгә үк ялгызы гына басып калган Алинәгә карадым. Җиңүче булып калуын, хыялын чынга ашыруын аңлаган яшь кыз бу минутларда еларга да, көләргә дә белми иде.

Катнашучылар һәм җиңүче-ләргә бүләкләрне район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймө-хәммәтов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәм Балтач ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рафил Фәйзрахмановлар тапшырып, юлларда исән-сау йөрергә язсын дигән изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев