Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алкогольле төшке аш нәтиҗәсе

Тракторчы үз гаебен таный?

Автомобильдә йөрүчеләр генә түгел, трактор белән идарә итүчеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре тарафыннан тикшерелеп торалар. 

Сәрдегән авылында туып үсеп, бүгенге көндә Балтачта яшәүче язма герое да районыбызның бер оешмасында тракторда эшләүче булган.

18 июнь көнне участок вәкиле «МТЗ-82» тракторын туктатып, механизаторның документларын тикшерә һәм шул вакытта аның алкоголь кулланганын сизеп ала. Трактор йөртүче махсус приборга өрергә дә, хастаханәгә барып медицина тикшерүе үтәргә дә каршы килә, үзенә карата төзелгән беркетмә белән тулысынча килешә. Суд барышында тракторчы төшке ял вакытында 200 грамм аракы эчтем, аннан эшләдем һәм эш тәмамлангач, Яңгул авылыннан кайтыр юлга чыктым, шул вакытта мине участок вәкиле туктатты, дип аңлата. Тракторчы үз гаебен таный. 

Суд карары нигезендә, тракторчы РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле дип табыла һәм бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителә, шулай ук 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев