Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алла сакласын! Каникулга авылга кайткан өч кызны машина бәрдергән

Яшел Үзән районының Акъегет авылында көчле юл һәлакәте булган. Авыл башындагы тукталышта торган өч кызны машина бәргән.

Хәзер авылда шәһәрдән кайткан яшьләр күп. Аларны дәү әтиләре, дәү әниләре генә тыеп, күзәтеп бетерә алмый. Егетләр-кызлар җыелып урамга чыга, музыка тыңлый. Күптән түгел фаҗига буласы көнне дә бер төркем яшьләр төнге беренче яртылар тирәсендә авыл башындагы автобус тукталышында кич утыра булганнар. Күрше Бакырчы авылыннан зур тизлектә килгән машина  тукталышка килеп кергән. Бу вакытта анда 14-16 яшьләр тирәсендәге өч кыз булган. Кызлар шактый зыян күргәннәр. Сигезенче сыйныфта укучы берсенең баш мие җәрәхәтләнгән. Калган яшьләр тукталыштан читтәрәк торганга, шөкер,  исән-сау калганнар. 
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,  25 яшьлек Бакырчы авылы егете “ВАЗ 2114” машинасында  хәрәкәт иткән. Егетнең машина йөртү таныклыгы да булмаган. Ул үзе дә шактый зыян күргән,  хастаханәгә озатылган. Авыл халкы хәзер оныкларын, балаларын кич белән урамга чыгарырга да курка. Алла сакласын, күрәчәк булмасын. 

 

Фото Яшел Үзән район газетасы сайтыннан алынды.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/faiga-kanikulga-avylga-kaytkan-kyzlarny-mashina-brgn
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев