Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Алты яшьлек баланы машина бәрдергән

12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, Кукмара бистәсенең Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 36 яшьлек шофер, юлга кинәт йөгереп чыккан баланы бәрдерә. Алты яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Баланың әнисе белән бергә бакчадан өйгә кайтышы була.

Быелның өч аенда Татарстан юлларында балалар катнашында килеп чыккан 106 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда ике сабыйның гомере өзелгән, 115е зыян күргән. Җәрәхәтләр алган балаларның 44е - пассажирлар, ә 22се җәяүлеләр.

Җәяүлеләр дә, транспорт руле артына утыручылар да юлларда сак булсыннар иде. Шоферлардан балалар учреждениеләре, мәктәпләр яныннан узганда аеруча игътибарлылык һәм тиешле тизлекне саклау сорала.


Чыганак: kukmor

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250