Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Арчада кичә тагын бер авария кеше үлеме белән тәмамланган

Игътибарсызлык тагын кеше үлеменә китергән.

Арча районы кешесе һәлак була Чулпанда кичә. “Датсун” һәм “Нексия” машиналары катнашында юл һәлакәте булды. Казаннан кайтучы “Датсун” машинасы хуҗасы (Казанда яши, Арчага кунакка кайтышы) пассажирын Кәчегә илтеп куя һәм борылып яңадан олы юлга таба юнәлә. “Юл бир” (“Уступи дорогу”) дигән юл билгесенә игътибар итмичә, борылышка керә. Шунда Арча ягыннан килүче “Нексия” машинасы (Балтач районы Шубан авылыннан, салонда шоферның хатыны белән баласы да була) аңа килеп керә.

“Датсун” машинасындагы тагын ике пассажирның берсе – 1952 елгы Казиле кешесе һәлак була. “Нексия” машинасындагыларга зыян килми. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин хәбәр итте һәм бу авария буенча тикшерү барачагы турында белдерде, дип яза Арск-Информ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп кеше үлгән