Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кичә Арчаның Мәтәскә күперендә юл һәлакәте булды

43 яшьлек хатын-кыз кома хәлендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм кабыргалары сыну белән хастаханәгә озатылган...

 Кичә көндезге 2 тулганда Түбән Мәтәскә күперендә юл һәлакәте булды. Арча ягыннан баручы «Шевроле Авео» машинасын йөртүче каршыга килүче «КамАЗ» белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның ике пассажиры (шуларның берсе 2003 елгы бала) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.

Зинһар, һава шартларын һәм юлларда хәрәкәтнең зур булуын искә алып, куркынычсыз тизлектә йөрегез, үзегезне дә саклагыз дә, сезнең игътибарсызлык һәм сансызлык нәтиҗәсендә зыян күргән башка гаепсез кешеләр турында да онытмагыз, дип яза Арча хәбәрләре.

Бераздан  Татарстанда Ханты-Мансийск автономлы округы номерлары булган “Шевроле”ның КАМАЗ белән бәрелешкән фотосы пәйда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

“Татар-информ” һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыккан, дип хәбәр иткән иде.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче 43 яшьлек хатын-кыз кома хәлендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм кабыргалары сыну белән хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында 107 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшли.

http://arskmedia.ru/2018/01/08/archada-kicha-avariyada-ike-keshe-zyiyan-k-rde/

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/08/155661/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте