Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Ашыгыч ярдәм»гә юл бирмиләр

Автомобиль хуҗалары юл кагыйдәләре буенча юл бирергә тиешле «Ашыгыч ярдәм» машиналарына юл бирергә ашыкмыйлар икән. 7 март көнне үткәрелгән рейд нәтиҗәләре нәкъ шуны раслый.

Казан шәһәрендә автомобиль хуҗалары юл кагыйдәләре буенча юл бирергә тиешле «Ашыгыч ярдәм» машиналарына юл бирергә ашыкмыйлар икән. 7 март көнне үткәрелгән рейд нәтиҗәләре нәкъ шуны раслый. 1 сәгать эчендә Оренбург тракты, Зорге, Танковая, Гвардейская, Себер тракты, Халитов, Ершов урамнары буенча хәрәкәт иткән һәм тиешле тавыш бирү һәм яктырткыч җайланмалар куллануга карамастан «Ашыгыч ярдәм» машинасына 6 җиңел машина хуҗалары юл бирергә уйламый да. Инспекторлар туктатып, беркетмәләр төзегәндә дә алар үзләренең хак түгел икәнлекләрен бик таныйсылары килми.

Исегезгә төшерәбез, әгәр дә «Ашыгыч ярдәм» машинасына нигезсез юл бирмәүчеләргә 500 сум штраф яисә 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, ә инде мондый тәртип бозулар кабатлана икән, бу очракта суд аша машина йөртү хокукыннан озак вакытка югалтырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди