Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Ашыгыч ярдәм"гә юл бирмәсәң, төрмәгә китүең бар!

"Ашыгыч ярдәм" машиналарына да юл бирмичә, үз-үзен әллә кемгә санап йөрергә яратучылар игътибарына бу яңалык. Мондый адәмнәргә карата җәзаны катылату турында закон гамәлгә керде.

Аның нигезендә, әгәр утларын һәм тавыш сигналын кабызып чакыру буенча баручы ашыгыч ярдәм машинасын үткәреп җибәрмәсәң, 5000 сум штраф түләргә яки өч айдан бер ел­га кадәр машина йөртү таныклы­гыңнан колак кагарга туры киләчәк. Моңа ка­дәр штраф - 500 сум, ә машина йөртү таныклыгын өч айга кадәр генә алалар иде.

Моннан тыш, син юл бирмәгәнлектән, "Ашы­гыч ярдәм" вакытында барып җитмәсә һәм шуның аркасында пациентның сәламәтлегенә нык зыян килсә, гаепле кешедән 80 мең сум штраф түләтергә яки аны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкинәр. Әгәр дә инде гаепленең гамәлләре аркасында пациент үлеп китсә, дүрт елга рәшәткә артына озатулары бар, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скорая помощь