Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ашыгулар үкенечкә була – юл һәлакәтләрендә гомерләр өзелә

Быел юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата республика буенча 3,9 млн административ беркетмә төзелгән. 9 айда Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 3 мең 576 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә, 349 кешенең гомере өзелгән, 4 мең 421 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр саны 327гә, һәлак булучылар 106га һәм зыян күрүчеләр саны 725кә кимегән, дип белдерә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

Менә, мәсәлән, 28 ноябрь көнендә генә дә Татарстан буенча бер көн эчендә барлыгы 393 юл һәлакәте теркәлгән! Яр Чаллы, Әлмәт, Минзәлә кебек зур шәһәр юлларында булган фаҗигаләр кеше үлеме белән төгәлләнгән. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә Тынычлык һәм Автозавод проспектлары киселешендә «Киа Рио» автомобиле зур тизлек белән килеп, тиеш булмаган урында юл аркылы чыгып баручы 1938нче елгы хатын-кызны бәрдерә. Ул юл һәлакәте булган урында вафат була. Шуннан соң әлеге машина алда баручы «Лада Калина»га килеп бәрелә.

Әлмәттә Казан-Оренбург юлының 265 километрында ВАЗ-2103 автомобиле каршы як полосага чыгып, КамАЗ белән бәрелешә. ВАЗ автомобиле шоферы һәлакәттән алган җәрәхәтләрдән урында вафат була. Шул ук машинада булган 2 пассажир хастаханәгә озатыла.

Минзәлә районында Мәскәү-Уфа юлының кичке 22.00 сәгатьләрдә КамАЗ машинасы тиеш булмаган урыннан чыгучы, 1958 елгы бер җәяүлене бәрдерә. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч җайланмалары булмау сәбәпле КамАЗ шоферы аның юл аркылы чыгып баруын абайламый кала. Җәяүленең шул урында ук гомере өзелә.
Бу китерелгән мисалларның берничәсе генә. Ашыгулар үкенечкә була, дип әйтүләренә ачык мисал.

Юл фиҗигаләре шулай ук шоферларның спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырулары, иминлек каешын куймаулары, балаларын махсус җайланмаларсыз яки креслоларсыз йөртүләре очраклары мазаркасында да килеп чыга. Шул сәбәпле фаҗигаләрдә кеше гомерләре өзелә.

Фото: http://vgae.ru/uploads/posts/2013-06/1370417182_p1420066.jpg.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250