Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Атка бәрелеп 15 яшьлек үсмернең гомере өзелде

— Тәртипле, тыныч, тырыш егет иде.

Татарстанда тизлек яратучы үсмерләр катнашында тагын бер фаҗига килеп чыкты. 

Пәнҗешәмбе кичендә Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында питбайкка утырган егет атка килеп бәрелгән. Гомере өзелгән 15 яшьлек Айнур Мөгыйновны инде җирләделәр. Ат исән калган.

Айнур Лениногорск шәһәреннән Яшел Аланда яшәүче әбисенә кунакка кайткан булган. Кичке якта дуслары белән питбайкта Яңа Иштирәк авылына юл тотканнар. 

— Тәртипле, тыныч, тырыш егет иде. Гаиләдә дүрт бала үстеләр. Пыран-заран чабып йөри торган малай түгел. Тизлекне арттырмаган. Заман техникасында йөргән балаларның әти-әниләренә кисәтү ясап, аңлатып торабыз, — ди Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова.

— Балалар юлда тыныч кына йөргән. Шул чакта тыкрыктан көтмәгәндә ат килеп чыккан һәм беренче булып барган питбайкка килеп бәрелгән. Ат хуҗасы Радик Сәхәпов белән дә элемтәгә кердек. Аның кәефе юк иде. Шуңа күрә җавапны кыска тотты.

— Атның хәле әйбәт. Аяклары, бите сыдырылган үзе. Эшкә чыгып киткәндә, исән иде, йөреп калды, — диде Радик Сәхәпов. — Атлар тотабыз. Аларны утарга япкач, берсе ычкынып чыгып китте. Дулады дия алмый. Яшьләр замана техникасында тыныч кына йөрми шул. Теләсә кайсы кешедән сорагыз, әйтерләр. Кигәвеннең башын өзеп җибәргән кебек йөриләр. Яңа Иштирәк башлангыч мәктәп директоры Алия Галимованың улы да моңа кадәр замана техникасын сораган. Тик әлеге фаҗига барысын да үзгәрткән. 

— Яшерен-батырын түгел безнең авылда да йөриләр. Без каршы. Һәр ата-ана да шулай дип җавап бирер иде. Куркыныч техника бит ул. Улыбыз сораса да, алмыйбыз. Кичә бу фаҗиганы үз күзләре белән күрде. Яшьтәшен бик кызганды. Үзе елый, үзе: «Әни, миңа питбайк кирәкми. Моннан соң беркайчан да сорамыйм», —ди. Бу сүзләр колак төбемдә яңгырап тора. Кичәге фаҗига авылыбыз өчен зур хәсрәт, — ди Алия Галимова. 


Сәрия Мифтахова
Чыганак: https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fvatantat.ru%2F2024%2F08%2F148806%2F&post=-183169097_218461&cc_key=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига