Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән

Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән биш айлык кызның Казан хастаханәсендә гомере өзелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.

Кичә Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында - Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелеште.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында мәгълүматы буенча, авария нәтиҗәсендә биш кеше имгәнгән. Биш айлык кыз һәм аның әнисен авыр хәлдә Биектау хастаханәсенә китергәннәр. Соңрак сабыйны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 2 июльгә каршы төндә кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге авариядә зыян күргән тагын ике кешене – 7нче шәһәр хастаханәсенә, 10 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп