Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Авариядә үлгәннәрне искә алу көне

Акциянең төп максаты - юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне тагын бер кат искә алу һәм шулай ук аварияләнең күп булуына игътибарны юнәлтү.

2005 елндан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл фаҗигасендә үлүчеләрне искә алу көне итеп билгеләп үтелә.  

Акциянең төп максаты - юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне тагын бер кат искә алу һәм шулай ук аварияләнең күп булуына игътибарны юнәлтү.

Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр күбрәк (15-25 яшь) яшьләр  арасында булуы бигрәк тә аяныч.  

2020 елның 10 айлык мәгълүмәтләренә карасак Республика буенча юл-транспорт һәлакәтендә 272 кеше һәлак булды.  

Тизлекне арттыру, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү- иң зур фаҗигага илтүче факторлар.

Җәяүлеләр белән булган аварияләр дә сагаерга мәҗбүр итә. Кичләрен караңгы бик тиз төшә.   Җәяүлеләрнең саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларнын гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга, кара киемле дә булса, җэяулене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Статистика буенча җәяүлене бәрдергән аварияләрдә кубесе караңгы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.  

2017 елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта ремень белән эләктереп йөртергә дә ярый дигән үзгәрешләр керсә дә, баланың куркынычсызлыгы өчен Юл хәрәкәте инспекциясе 12 яшькә кадәр креслода утыртып йөртергә киңэш итә. Ә алдагы урындыкта 12 яшькә кадәр креслога утыртып йөртү мәҗбүри.

Юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да кагыйдәне төгәл үтәве нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик!!!

 

 

Лилия Һадиева

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте День памяти жертв в ДТП