Авариядә пассажир һәлак булган
Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган.
Кичә иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр. Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килә. Һәлакәт аркасында 59 яшьлек пассажир вафат була. 48 яшьлек трактор йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре эзләү эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев