Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Авариядә район үзәк хастаханәсе табибы һәлак булган

Юл һәлакәте 1 декабрьдә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында булган.

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә Баулы Үзәк район хастаханәсенең табиб-офтальмологы Мария Ширкина һәм аның улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында «Рено Дастер» һәм «Лада Калина» автомобильләре катнашында коточкыч авария булуы хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машиналарның берсе кюветка төшеп киткән.

Авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган тагын өч кешене хастаханәгә озатканнар.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев