Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Аварияне рәсмиләштерү өчен полиция чакырмасалар да була

Хәзер юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкканнар өчен gibdd.ru сайтында интерактив ярдәм сервисы эшли.

Юл һәлакәтләре белән бәйле булган Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән (1 июль 2015 ел) үзгәрешләр нигезендә, һәлак булучылар яки зыян күрүчеләр булмаганда, транспорт белән идарә итүчеләр башка машиналар өчен юлны бушатырга бурычлы (аны үтәмәгән очракта, Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.27 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 1000 сум күләмендә административ штраф каралган). Әмма аның алдыннан соңыннан ЮХИДИ бүлекчәсенә күрсәтү өчен булган хәлне фото яки видеога яздырып алырга кирәк. Ике як та риза булган очракта, рәсмиләштерү өчен полиция чакыру мәҗбүри түгел. Транспорт белән идарә итүчеләргә ярдәм йөзеннән интерактив режимда Дәүләт автомобиль инспекциясенең юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибен аңлаткан махсус мәгълүмат-белешмә рәсми сайты (gibdd.ru) эшли. Аның өчен "Юл һәлакәтләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре" ("Правила оформления ДТП") бүлегенә керергә кирәк.

Фото: http://automethod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250