Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автобус күпердән килеп төшеп, 2 кеше һәлак булган

Мәскәү өлкәсендә “Балтия” М-9 юлында рейс автобусының эстакададан килеп төшүе ике пассажирның үлеме белән төгәлләнгән. Бу хакта “РИА Новости” МЧС баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

МЧС мәгълүматларына караганда, Мәскәүдән Волоколамск шәһәренә баручы автобус Матренино авылына таба борылышта, киртәне җимереп, эстакададан автомобиль юлына килеп төшкән. Автобуста барлыгы 20 кеше булган. .
Юл-транспорт вакыйгасы иртәнге 10нар тирәсендә килеп чыккан. Автобус, “чыгымчылап, киртәне җимергән һәм эстакада астыннан узучы автомобиль юлына төшеп ауган.
Мәскәү өлкәсе прокуратурасы авария килеп чыгу сәбәпле тикшерү башлап җибәргән.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев