Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән

ЮХИДИ һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, кичә кич Вокзал урамында вахта автобусы җәяүлеләр кичүеннән чыгып килүче 68 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз шунда ук үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында пассажирлар булмаган.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә һава торышы начар булганда юлларда саграк булырга кирәклеген искә төшерә.

Юлдан чыгар алдыннан җәяүле аны барлык машиналар да уздыруларына инанырга тиеш. Ә машина йөртүчегә, җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәндә һәрвакыт әзер булырга кирәк, чөнки теләсә кайсы вакытта юлга кеше чыгарга мөмкин, диелә хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп