Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Автоледи-2021» исеменә Алинә Габдрахманова лаек булды (+фоторепортаж)

Бүген районыбызда машинада йөрүче гүзәл затларыбызның осталыгын тикшерә торган бәйге үтте.

Әлеге конкурс ике өлештән торды. Беренче өлештә катнашучылар ДОСААФта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча сынау үттеләр, аннан соң машина йөртү осталыгын күрсәттеләр.

«Автоледи-2021» исеменә лаек булу өчен алты катнашучы көч сынашты. Кемдер теоретик өлешне яхшы белсә, икенче берәүләр машинада йөрү осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Тик шулай да җиңүче үзен беренче секундлардан ук күрсәтеп куярга өлгерде.

Нөнәгәрдән Алинә Габдрахманова юл кагыйдәләренә бәйле биремнәрне дә бер хатасыз эшләп чыкты, икенче этапта да машинасы белән уртак телдә булуын тиз күрсәтте. Серен ахырдан, җиңүчеләр билгеле булгач кына белдем. Алинә инде бу бәйгедә икенче елын катнаша икән, узган ел ул өченче булган һәм шул вакытта ук икенче елга беренче булам, дигән максатны куйган үзенә. Ел буе шушы юнәлештә вакыты булган саен шөгыльләнә Алинә һәм бүген хыяллар чынга ашуны, максатлар куеп яшәргә кирәклекне дәлилләде ул.

Ярыш барган вакытта катнашучылар бер-берсенә киңәшләр белән булса да ярдәм итәргә ашыкты. Көндәшләр юк иде биредә, һәркем үзен сынап карар өчен килгән.

Нәтиҗәләр ясап, бүләкләр алыр чак та җитте. Катнашучылар дулкынлана, кем җиңүче булыр һәм республика этабында да катнашыр дигән сорау һәркемне борчый иде.

Алтынчы һәм бишенче урыннарны Гөлфия Закирова һәм Резеда Галиевалар алды, дүртенче урында Гөлшат Хәйруллина, өчтә – Айша Мөхәммәдиева, икедә – Ландыш Закирҗанова.

Икенче урынның җиңүчесен әйтүгә үк ялгызы гына басып калган Алинәгә карадым. Җиңүче булып калуын, хыялын чынга ашыруын аңлаган яшь кыз бу минутларда еларга да, көләргә дә белми иде.

Катнашучылар һәм җиңүчеләргә бүләкләрне район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәм Балтач ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рафил Фәйзрахмановлар тапшырып, иң изге теләкләрен юлладылар.

 

Фоторепортажны тулысынча фотогалереяда карагыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоледи