Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Автоледи» исеменә лаек булу горурлык!

Районыбыз юлларында автоледилар саны айлап түгел, көнләп арта сыман.

Әлбәттә, гүзәл затлар өчен машина иң беренче чиратта зиннәтлелек билгесе түгел, ә балаларны бакчага һәм мәктәпкә йөртү чарасы булып тора.

Ел саен «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге ДОСААФ оешмасы белән берлектә «Автоледи» бәйгесе үткәрә.

Әлеге бәйгенең шартлары гади, бүләкләре саллы, ә шулай да гүзәл затларыбыз никтер бәйгедә катнашып, үзләрен сынап карарга атлыгып тормый, әллә инде иң ахырдан калсам нишләрмен дигән сорау да киртә булып торамы? Ләкин ничек кенә булмасын, быелгы ярышка 8 гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында инде моңарчы көчләрен сынап караучылар да, тәүге тапкыр гына батырчылык итүчеләр дә бар.

Бәйгенең теоретик өлеше ДОСААФ оешмасында уза. Биредә белем алган шоферлар бинаның стеналары да ярдәм итә сыман, укыган вакытта алган белемнәр искә төшә, дип сөйли. Икенче өлештә машина йөртү осталыгын сөт-май комбинаты янындагы махсус мәйданчыкта күрсәттеләр. Һәрбер катнашучы үзеннән алда чыгыш ясаучының ничегрәк эшләвен анализлый, үзенә нәтиҗәләр чыгара. Тик, җиңү бәхетен генә берьюлы ике кеше татый алмый. Сигез автоледи арасыннан беренчелекне Кили авылыннан Фидәлия Шәйхетдинова яулады. Икенче урында Лилия Бариева, өчтә – Ландыш Закирҗанова.

Фидәлияне җиңүе белән котлап, уңышының сере нидә булуы белән кызыксындык.

– Кулыма машина йөртү танык-лыгы алганнан соң ук (2020 ел – З.Ф.) әлеге бәйгедә үземне сынап карыйсым килгән иде. Быел тәвәкәлләдем. Аерым әзерләндем дип әйтә алмыйм. Юл йөрү кагыйдәләрен бераз карап чыктым. Җиңәрмен дигән уй белән дә бармадым, җиңүче икәнемне белгәч, башта ышанмадым да әле. Анда бит катнашучылар күп иде. Кагыйдәләрне белсәң, бер авырлыгы да сизелми, машинада йөргәч кул да рульгә ияләшкән була инде. 3 августта республика ярышында катнашырга барасы бар, аңа әзерлексез генә барып булмас инде, – ди Фидәлия.

Тырышып ярышканнарга файдалы бүләкләр тапшырылып, юлларда исән-имин йөрергә язсын дигән теләкләр теләнде. Без дә «Автоледи» исеменә дәгъва кылган һәрбер райондашыбызны ихластан котлыйбыз, Фидәлиягә республика бәйгесендә дә җиңел биремнәр, зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоледи - 2022