Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Авариядә ике кеше зыян күргән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда автомобиль йөртүче тиешле булмаган урында борылып юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» га шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, республиканың Актаныш районы Чурай авылы янында юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган.

14нче модель «Лада» машинасы йөртүчесе тиешле булмаган урында борылып, «Лада Гранта»га бәрелгән. «Гранта» юл читенә төшеп киткән.

«Гранта» машинасында булган егерме яшьлек егет һәм кыз зыян күргән. Ашыгыч ярдәм медиклары аларны хастаханәгә алып киткән», — дип белдерде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Шаһитлар фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте