Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Айзат, Зилә, Ирек республика ярышларында район данын яклачячак (фото)

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алар законга буйсынучы шоферлар булырлар дип өметләнәбез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге һәм ДОСААФ автомобиль мәктәбе егетләр һәм кызлар арасында конкурс үткәрде.

Катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен һәм автомобильдә маневрларны эзлекле башкаруны тикшерделәр, нәтиҗәләр маневрларны башкаруга киткән иң аз вакыт буенча билгеләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Гыйльметдинов Айзат, 2 урынны Галиева Зилә, ә 3 урынны Габделганиев Ирек яулады.

Призерлар апрель аенда Казанда узачак республика ярышларында район данын яклаячак. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алар законга буйсынучы шоферлар булырлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс