Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бәяли белик тормышыбызны, гомер бит бер генә бирелә

Юлларда сак булыйк!

Юл һәлакәте... Көн саен була торган, күпме гаиләләрне кайгыга салучы, күпме гомерләрне өзүче шушы афәт белән күпме генә көрәшсәк тә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан күпме рейдлар, операцияләр, чаралар булып торса да, ни кызганыч, аварияләр саны кимеми. 

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Рашат улы Мөбарәкшин массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре белән чираттагы очрашуында республикабыз юлларында булган вәзгыять һәм районыбызда юл-транспорт һәлакәтләре торышы белән таныштырып узды. 

- Быел районыбыз территориясендә 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 7 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Әлеге аварияләр турында тулырак сөйләгәндә, өч бәрелешү булды, берсендә алкоголь кулланган шофер каршы як полосага чыгып, икенче машина белән бәрелеште. Бу авариядә бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Ике юл-транспорт һәлакәте юл бирмәү аркасында килеп чыкты һәм шуның берсендә 16 яшькәчә бер пассажир зыян күрде. Бер юл-транспорт һәлакәте җәяүле гаебе белән булып, анда җәяүле зыян күрде. 

Ә инде республика юлларында ел башыннан алып, 19 апрельгә кадәр булган юл-транспорт һәлакәтләре саны - 698, аларда 85 кешенең гомере өзелгән, 859 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
 

Апрель аеның 19 көнендә генә дә 17 кешенең гомере өзелгән... 

16 апрель көнне Норлат районында «Лада Приора» шоферы каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «Лада Гранта» шоферы һәм «Лада Приора»ның ике пассажиры урында ук һәлак булалар. «Приора» шоферы һәм «Гранта» пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Бөгелмәдә дә шуңа ошаш авария була. «Лада Калина» шоферы каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, өч кешенең гомере өзелә.

18 апрель көнне Яшел Үзән районы территориясендә «Мерседес» шоферы каршы як полосага чыгып хәрәкәт итеп, сул якка борылып керүче «Нива» машинасына килеп бәрелә, нәтиҗәдә, соңгысының шоферы һәм пассажиры урында ук һәлак була. 

Бу урында янәдән республика буенча булганнар саннарга тукталып үтәсе килә. Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә быел 68 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 42 кешенең гомере өзелгән, 123е төрле тән җәрәхәтләре алган. 
Тагын бер ассызыклап үтәсе килә торган төркем - ул да булса исерек шоферлар. Алар гаебе белән быел республика юлларында 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 3 кешенең гомере өзелгән, 38 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Күптән түгел Кукмара районында «Лада» машинасы белән идарә итүче алкоголь кулланган шофер йөк машинасы белән бәрелешә һәм һәлак була. 

Кайбер шоферлар иминлек каешын ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрсәләр генә эләктереп куялар, ә башка вакытта иркендә йөрергә яраталар. Алар онытмасын иде, иминлек каешы ул шоферның гомерен саклап калу өчен эшләнгән.
 

Сарман районындагы һәлакәттә дә 19 яшьлек шоферның гомере әлеге кагыйдәне үтәмәү нәтиҗәсендә өзелә. «Дэу» автомобиле белән идарә итүче шофер юл билгесенә килеп бәрелә һәм юл кырыена төшә, шул вакытта иминлек каешын куймаган шофер машина салоныннан чыгып оча һәм гомере өзелә. Шоферның гәүдәсе машинадан 6 метр читтә табыла. Иминлек каешы белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре республикада 14 теркәлгән, аларда 12 кешенең гомере өзелгән, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. 

Җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны да уйланырга җирлек тудыра. Быел 221 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларның 17се һәлак булган, 208е төрле җәрәхәтләр алган. Чистай районында «Хонда» шоферы юл кырыеннан барган җәяүлене бәрдерә һәм соңгысы урында һәлак була. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлары булса, мондый аяныч хәл килеп тә чыкмас иде. 

Балалар... Алар белән бәйле аварияләр бигрәк тә күңелгә үтеп керә, быел 16 яшькәчә булган балалар катнашында  92 авария теркәлгән, кызганыч, 2 баланың гомере өзелгән, 99ы төрле тән җәрәхәтләре алган.  Балаларның гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәтләре Югары Ослан һәм Биектау районнарында булган. 

ЮХИДИ җитәкчесенең сүзләрендәге саннар артында күпме кеше гомерләре яшеренгәнен күз алдына гына китерик әле... Кемдер авариядә әти-әнисен яки баласын, тормыш иптәшен яки бик якын кешесен югалта, ә сәбәпчеләре кемнәр соң? Шоферлар! Интернет челтәрендә көн саен төрледән-төрле аварияләрнең видео һәм фотоларын кертәләр, сөеник, анда без түгел, дип. Бәяли белик тормышыбызны, гомер бит бер генә бирелә.
Тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткәнче һәрбер шофер машина салонында булган һәрбер пассажиры хакында яхшылап уйласын иде! Җәяүлеләр яктылык кайтаргыч элементларны тагу һәм юлны аркылы чыкканда бөтен машиналарның да туктап беткән булуын һәм шуннан соң гына юлдан чыгарга яраганны онытмасыннар иде. Ә инде балаларга килгәндә, алар машинадамы, җәяүлеме, саклыйк без аларны һәм һәрчак үрнәк күрсәтик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев