Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ә бала бит исерек булмаган...

Балашиха шәһәрендә 2017 елның 23 апрелендә үзе яшәгән йорт ихатасында Ольга Алисова исемле хатынның машина тәгәрмәчләре астында һәлак булган алты яшьлек сабыйны исерек дип тапкан суд-медицина экспертизасы заключениесе чыгарган тавышны хәтерлисездер...

Ул чакта эксперт-табиб баланың канында 2,7 промилле алкоголь "тапты".

Ике ел узгач, мәетне тикшергән Михаил Клейменов исемле табибның хатасы ачыкланды. Ул башта баланың тәненә консервацияләүче матдәләр керткән, шуннан соң гына алкогольгә проба алган булган.

Үзәк телевидение каналларының берсендә баланың әтисе белән күзгә-күз очрашуда ул үзен бик эре генә тоткан иде. Хәзер кикриге шиңгәндер, шәт... Баланы һәлак иткән Ольга Алисова 3 елга иркеннән мәхрүм ителгән, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп