Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бала гомере безнең кулларда

Районыбызда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан күптөрле чаралар үткәрелеп тора һәм аларның һәркайсы шоферлар һәм пассажирларның иминлеген саклау өчен эшләнә.

«Без юлларда кызык өчен генә басып тормыйбыз, безнең эшне аңламаучылар күп инде ул. Иминлек каешын куймаган өчен бер тапкыр беркетмә төзибез икән, икенче юлы «ремень»не куймыйча юлга кузгалмаячаклар. Райондашларыбыз шуны аңласын иде, безнең һәрбер кисәтү аларның иминлеген, тормышын саклап калу максаты белән эшләнә», дип чираттагы рейд эшенә кереште ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Садыйков. 26 март көнне иртәнге сәгатьләрдә Чепья авылында «Тоннель» операциясе үткәрсәләр, инде кичке якта Салавыч авылында «Бала – төп пассажир» чарасында катнашты ул. Биредә аның төп максаты шоферның документларын тикшереп, рейдның максатын аңлату гына түгел, балалар күңеленә дә юл табу. Аларга да машинада бары тик махсус утыргычта гына һәм иминлек каешын куеп йөрергә кирәклеген искәртү. Мәктәпләрдә язгы каникуллар барган көннәрдә мондый акцияне «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева оештырды, бу юлы аңа ярдәмгә Салавыч мәктәбенең данлыклы яшь инспекторлары да килде. Бердәм команда бу кичтә дистәдән артык машинаны туктатты һәм ни кызганыч, беренче туктатылган машина шоферы ук кәефләрне бозды. Машинада өч бала, өчесе дә махсус утыргычсыз, әти кешенең без монда гына бит, озак кайтасы түгел, дигән аңлатмалары да урынсыз тоелды бу очракта. Ярый да ул әкрен генә кайтыр, барлык кагыйдәләрне дә үтәр, ә каршысына тизлек яратучы яки спиртлы эчемлек кулланган берәр шофер чыкса, нишләргә?

«Бала – төп пассажир» чарасының төп максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү, балалар бакчасы, мәгариф учреж-дениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләрне контрольләү. Болар барысы да бер көн өчен генә язылган кагыйдәләр түгел. Шуны онытмыйк, янәшәдә ЮХИДИ хезмәткәре барлыгын белү генә кагыйдә үтәргә этәргеч булырга тиеш түгел. Юлларда көндәлек күпме һәлакәтләр булып тора, аларда гомере өзелгән кешеләрне инде кире кайтарып булмый. Алар урынында булырга язмасын! Өйләребезгә шатланып кайтып керергә һәм көн дә якыннарыбызга «Мин исән-сау кайтып җиттем», дияргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бала – төп пассажир» ЮХИДИ бүлеге