Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Бала-төп пассажир»

Бала - төп пассажир, уяу бул шофер! 19ыннан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә « Бала-төп пассажир!» чарасы үтә

Юл-патруль хезмәте рейдлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк.

2020 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 59 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч бала һәлак булган һәм 65 кеше тән җәрәхәте алган.

Пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арту аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 35 һәлакәт булган, аларда өч бала һәлак һәм 40ы имгәнгән (2019 елның 2 аенда 23 юл – транспорт һәлакәте булган, аларда 2 бала һәлак һәм 15е имгәнгән).

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөртергә, 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган тотып тору җайланмаларыннан файдаланырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, 2019 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2020 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсендәге 3 өлеше нигезендә, өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Лилия Хадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди