Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бала тудыру йортыннан кайтып килгәндә бер хатынның ире белән аның яңа туган сабые һәлак булган

«Лада Приора» белән идарә итүче каршы як полосага чыккан һәм «ВАЗ-2109» машинасы белән бәрелешкән.

Кубаньда бала тудыру йортыннан бәби алып кайтып килүче гаилә юл һәлакәтенә очраган. Нәтиҗәдә машина белән идарә итүче ир һәм аның яңа туган сабые һәлак булган. 

«Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» машинасындагы 30 яшьлек ир һәм аның яңа туган сабые һәлак булды. Аның хатыны һәм алты яшьлек баласы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды», — диелгән хәбәрдә. «Приора» йөртүче һәм аның пассажиры шулай ук хастаханәгә китерелгән. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев