Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар креслосын ничек сайларга?

Ата-аналарга автокресло сайлаганда нәрсә белергә кирәк

- Авария очрагында кечкенә пассажирларны бары махсус балалар креслолары гына коткарырга мөмкин. Кайчак фаҗига кинәт тормозга басканда да килеп чыга – бала "кайгыртучан" ана кулыннан ычкынып китә һәм алгы пыялага бәрелә;

- Күпләр арзан бәягә бустер яки иминлек каешы өчен адаптер сатып алып, баланың иминлеген тәэмин итеп була дип уйлый. Әмма юл-транспорт һәлакәте очрагында мондый җайланмалар баланы сакламый;

- Каркассыз модельләрне сатып алмагыз – алар яшь пассажирны бустердан бераз гына яхшырак саклый. Авырлык килгәндә мондый җайланма өзелергә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин;

- Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле берничә төркемгә бүленә. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен – өченче;

- Кресло сайлыйсыз икән, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 евро- стандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки Евросоюзда балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак. Шулай ук стандарт буенча эшләнгән автокреслоларда махсус наклейка да була;

- Автокреслоның анык моделе турында Интернеттагы фикерләрне укыгыз. Заманча тотып торучы җайланмалар даими төстә сынау үтәләр (краш-тест), аларның нәтиҗәләрен челтәрдән табарга була;

- Ныгыту системасына аерым игътибар бирегез: әгәр ул артык катлаулы икән, ата-аналар ашыкканда тотып торучы җайланманы дөрес урнаштыра һәм бала иминлеген тәэмин итә алмаячак. Бала тудыру йортыннан чыкканда да күпчелек ата-ана сабыен кулда алып кайта, бу да куркыныч. Беренче көннән үк махсус креслода йөртергә өйрәнегез;

- Дөрес эләктерелмәгән булса, иң заманча һәм имин тотып тору җайланмасы да үз функциясен үти алмаячак. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларны хәрәкәт уңаена каршы гына утыртырга рөхсәт ителә, чөнки сабыйның муен сөякләре авария вакытында авырлыкка түзмәскә мөмкин;

- Кресло алгы утыргычка урнаштырыла икән, иминлек мендәрен ычкындырырга кирәк – авария очрагында ул яшь пассажирны үтерергә мөмкин;

- Баланың гомере һәм сәламәтлеге кадерле һәм кыйммәт. Баланы бары тик сыйфатлы балалар креслосы гына саклый, дип яза Кызыл таң.

Фото: "Бфшинформ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала креслосы