Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар тормышын саклау – беренче урында

Балаларның тормышын саклау, сәламәтлекләрен ныгыту – хәзерге чорда безнең дәүләтебез алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

Әлеге бурычның ин мөһим тармагы – балаларны кечкенәдән үк юлда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, нәниләрне үз вакытында балачакның кабатланмас мөмкинлегенә таянып, киләчәккә үрнәк җәяүлеләр булырга әзерләү. Бу бурыч тиешле белем һәм тәрбия биргәндә генә тормышка аша.

Бала мәктәпкә укырга бару белән мөстәкыйль юл хәрәкәтендә катнашучыга әйләнә. Зур урамнар чатында басып торган нәни җәяүле урамдагы хәрәкәт агымыннан куркып калмасмы? Юл хәрәкәте кагыйдәләре аның өчен газаплы имтиханга, төзәтеп булмый торган хатага әйләнмәсме? Әлеге сорауга уңай җавап, мөгаен, бер генәдер: баланы кече яшьтән үк юл хәрәкәте әлифбасы белән таныштырырга кирәк. Өлкәннәрнең һәр гамәле - алар өчен үрнәк, өлге. Без юллардагы тәртипне хөрмәт итсәк - балалар да хөрмәт итәр, без бозсак -алар да бозар. Шушыларны күздә тотып, без балалар бакчаларында балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру юнәлешендә матур эш алып барабыз.

Балтач бистәсенең дүртенче номерлы балалар бакчасы балалары белән “Куркынычсыз юл кичүе” дигән акция үткәрелде. Балалар ЮХИДИ инспекторына юл кичүен ничек һәм кайдан чыгу буенча үзләренең белемнәрен сөйләделәр һәм тәрбияче апалары белән юл кагыйдәләрен төгәл үтәп юл кичүеннән чыгып күрсәттеләр. Ахырдан балаларга яктылыкны кире кайтарткыч элементлар тапшырылды.

Лилия Һадиева

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәни җәяүле