Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар юл корбаны булмасын

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» чарасы узачак.

2021 елның 9 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 344 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 370е җәрәхәтләнгән.

Балаларны автотранспортта йөрткәндә килеп чыккан аварияләр аеруча борчу тудыра. Ел башыннан шундый һәлакәтләрдә 11 пассажир-баланың гомере өзелгән. Шуңа бәйле рәвештә балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләргә дә игътибарны арттырачак. Хокук бозулар булганда, алар турындагы мәгълүмат җәяүлеләрнең белем алу урыннарына биреләчәк. Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Дәүләт автоинспекциясе игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

Балаларыбызны саклыйк, һәлакәт корбаны булып, матур һәм бәхетле балачакларына нокта куелмасын иде.

Район ЮХИДИ бүлеге

https://pixabay.com/ru/photos/road-trip-%d0%bf%d1%83%d1%82%d0%b5%d1%88%d0%b5%d1%81%d1%82%d0%b2%d0%be%d0%b2%d0%b0%d1%82%d1%8c-3469810/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ бүлеге