Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балаларга җыелмалар тапшырылды (+фото)

“Игътибар, балалар” профилактик чарасы кысаларында, кичә һәм бүген “Бала – төп пассажир” акциясе үтте.

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева шушы уңайдан чаралар үткәрде. Кичә, район күпфункцияле үзәккә әти-әниләре белән килгән балаларга канцелярия товарлары тутырылган наборлар тапшырылса, бүген шундый ук бүләкләр Нариман урамында туктатылган машиналарда булучы балаларга насыйп булды. Көтмәгәндә шундый бүләккә лаек булган балалар әлеге җыелмаларга бик сөенделәр, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь пассажирларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев