Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балаларны игътибардан югалтмыйк!

Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү максатыннан, 17 майдан 3 июньгә кадәр республикада һәм шул исәптән районыбызда да “Игътибар - балалар!” чарасы үткәрелә.

2021 елның 4 аена нәтиҗә ясап карасак, республика юлларында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 6 баланың гомере өзелгән, 128е төрле тән җәрәхәтләре алган. Статистика күрсәткәнчә, җәйге айларда балалар белән бәйле юл фаҗигаләре саны бермә-бер арта.
“Игътибар - балалар!” чарасы вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан иң беренче чиратта балалар йөртүче шоферлар, җәяүлеләргә юл бирү, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу факторлары тикшереләчәк.
Бик тиздән җәйге каникуллар башланып китә. Хәзер балалар сәпидтә, самокатта, скейтбордта йөрергә бик ярата, алар белән мавыгып, техника йөри торган юлларга килеп чыгу куркынычы булуын әти-әниләр яхшылап балаларга аңлатсалар иде. Шуны онытмыйк, бәла бер мизгелдә килеп чыга, ә аның нәтиҗәсе озакка сузылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев