Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Баланы махсус утыргычысыз йөртү бөтенләй рөхсәт ителми! (видео)

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда кечкенә пассажирның тормышын һәм сәламәтлеген бары тик махсус утыргыч кына саклап кала ала.

Ел башыннан Татарстан юлларында пассажир балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала һәлак булган, 31е зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре:
— каршы як полосага чыгу;
— светофор сигналы таләпләрен бозу;
— баланы махсус утыргычка тиешле рәвештә беркетмәү.

Баланы махсус утыргычысыз йөртү бөтенләй рөхсәт ителми! 

Шуны онытмыйк! 50 км/сәг тизлектә бәрелешкәндә баланың авырлыгы якынча 30 тапкыр арта, баланы тотып калу мөмкин түгел, бәрелү көчен 10 метр биеклектән асфальтка егылу белән чагыштырып була.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда кечкенә пассажирның тормышын һәм сәламәтлеген бары тик махсус утыргыч кына саклап кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте бала