Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала

Җиңүчеләр ике категориядә - 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында билгеләнә.

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белүне тикшерү бәйгесе башланды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бу хакта республиканың Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкус «Мин - укучы» мобиль кушымтасы базасында уздырыла. Шуңа күрә катнашырга теләүчеләр кушымтаны йөкләтеп алырга, ms-edu.tatar.ru сайтыннан логин һәм пароль яки ЕСИА аша авторизация узарга, «история»дә ике атна дәвамында барлыкка киләчәк викторина сорауларына җавап бирергә тиеш.

Шулай ук катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бөтен гаилә белән» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видеоны «Конкурслар» бүлегенә урнаштыру шарты куелган.

30 июньгә кадәр барлык шартларны да үтәүчеләр смартфон оту мөмкинлеге ала. Җиңүчеләр ике категориядә - 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында билгеләнә, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев