Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач балалары үзизоляциядә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә

Хәзерге вакытта балалар үзизоляциядә булса, җәйге каникулларга да күп калмады.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау максатыннан өйдә әти-әниләр балалар белән юлда үзеңне ничек тотарга, юл кичүен ничек чыгарга, машинада йөргәндә махсус утыргычка утырып йөрергә, светофор утларының төсләре нинди максат белән януын төрле чаралар аша аңлатып торалар. Кемдер кул астындагы материаллардан төрле макетлар ясады, кайсылары рәсем конкурсында катнашты, шигырьләр өйрәнделәр. Балалар барлык чараларда да бик теләп катнашалар.

Шушындый катлаулы вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлауга вакыт тапканнары өчен әти-әниләргә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар безнең киләчәгебез, аларның исән-сау булып, шатлыклы авазларын гына ишетергә насыйп булсын.

Лилия Һадиева
“Юл һәрәкәте иминлеге” оешмасының

Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре үзизоляция