Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач бистәсендә өйлә вакытында көн саен юл-транспорт һәлакәте (фото)

Вакыйга әллә нигә бер булса, аны очраклы хәл, дибез. Әмма көн саен бер үк вакытта, бер үк урында кабатланса, ниндидер закончалык бардыр, дип юрыйбыз.

Кичә, бистәнең үзәк Ленин урамында нәкъ китапханә каршында өйлә вакытында ике җиңел машина юл бүлә алмыйча, төртешкән булсалар, бүген бу урамда тагын шул ук хәл. Ленин урамында элекеге «меховой»га менә торган тыкрык башында өйләдән соң «Лада-Гранта» һәм «Кио-Рио» машиналары юл «бүлеште». Кайсы машина йөртүчесенең гаебе булгандыр, әмма бу очракта безнең илдә ясалган машинаның куркынычсызлык мендәрләренә кадәр «аткан» иде, диделәр. Бу урынга без килеп җиткәнче, аны авария урыннан инде алып киткәннәр иде. Юл куркынычсызлыгы инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлегә тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250