Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач ГАИлары мигалка уйнатып, кемнәрне тоталар?

30 май көнне көтүдә идек. Яңа Салавыч көтүлегеннән Норма-Салавыч трассасы уч төбедәгедәй күренә.

Менә берчак сирена тавышы яңгырады. ГАИныкы булып чыкты. Сирена тавышын ишетүгә, берәр кайда авария булгандыр дип шикләнә каласың. Юк икән, Салавыч ягына кайтучы бер машинаны шулай кычкыртып, мигалкалар кабызып, артыннан куып туктаттылар. Берәр гаебе булгандыр инде диештек. Бераз шул урында машиналарны туктатып, тикшереп тордылар да, бераздан инде Норма ягына таба баручы машина артыннан мигалкалар кабызып, сирена улатып, чаптылар. Берәр шундый операция булгандыр инде дигән идем. Балтачтан кайтучы бер танышымны шул көнне Норма урамында нәкъ шулай куып туктатканнар. Бернинди кагыйдә дә бозмадым бит дип аптыраган ир туктаган инде, кая барсын. Нәрсәгә шулай куганнар дисезме? Документларын тикшерергә! Әле кыяфәтең ошамый дип өрдереп тә караганнар. Кайчаннан бирле документ тикшерү өчен шушындый алым кулланыла башлады соң әле ул? Әллә яңа закон чыктымы? Мин генә белми калдыммы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев