Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юлда игътибарлы булырга чакыра

20 май көнне оештырылган рейд нәтиҗәсендә Балтачның 29 шоферына беркетмә төзелде.

Юлларда машиналар агымы еллап түгел айлап арткан заманда юл-транспорт һәлакәтләре дә еш булып тора. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре булып исерек килеш транспорт чарасын йөртү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып юлның кара-каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән ягына чыгу, хәрәкәтнең билгеләнгән тизлеген арттыру, иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу тора.
Шушы юл йөрү кагыйдәләрен булдырмау максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, 20 май көнне оештырылган рейд нәтиҗәсендә 29 шоферга беркетмә төзелде. Шуларның 10сы тизлек арттырган өчен, 5се иминлек каешын эләктермәгәнгә, 2 шәр беркетмә берьяклы юлда каршы якка идарә иткән, телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозган, укылмаслык номерлар белән йөргән, юл тамгалары таләпләрен бозган өчен һәм 1се балаларны махсус утыргычсыз йөрткәнгә.
Юл хәрәкәте дәүләт инспекторларының төп максаты юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау булса да, кагыйдә бозучыларга беркетмә төземичә дә булмый.
Балтач районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча йөрергә, юлда игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250