Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач урта мәктәбе егетләре машинаны шәп йөртә (+фото)

29 март көнне Балтач районы ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» һәм ДОСААФ автомобиль мәктәбе тарафыннан дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына егетләр һәм кызлар арасында автомобиль ярышы буенча конкурс үткәрелде.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен һәм аз вакыт эчендә дөрес итеп маневрларны үтәүләрен тикшерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Балтач урта мәктәбе егетләре яулады. 1 урында – Марат Мәгъсүмов, 2 урында – Рәнис Шамилов, ә 3 урында Әмир Ганиев. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Балтач мәктәбе егетләре укуда да, конкурсаларда да сынатмый. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди