Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач үзәгендә ике машина бәрелешүе бөке хасил иткән

Бистәнең үзәк мәчете каршында ике машна чәкешкән.

Бүген, ягъни, 17 нче декабрь көнне сәгать 1 тулганда, укучыларыбыз бистәнең үзәк мәчете каршында ике машина чәкешүе турында хәбәр итте.

Фотодан күренгәнчә, шунда ук җәяүлеләр кичүе дә, кибеткә борылып керү-чыгу урыны да һәм бөтен кешенең төшке аштан эшкә бара торган тыгыз мәле дә. Кыскасы аеруча да игътибарлылыкны таләп итә торган мизгелләр. Өстәвенә иртәдән җепшек кары да явып тора. Мөгаен барысы да үз ролен уйнамый калмагандыр, нәтиҗәдә зур булмаса да юл-транспорт хәлакәте. Балтач өчен хас булмаган "бөке" хасил булган.

Шахитлар хәбәр итүенчә авариядә зыян күрүчеләр юк, транспорт чараларына килгән зыян да артык зур түгел. Зур булмаса да күңелсез мәшәкатьләр һәм көтелмәгән чыгымнар.

Күңелсезлекләргә очрамас өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Имин юллар насыйп итсен барыбызга да.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп