Балтач үзәгендә җәяүлене бәрдергәннәр
Сәгать 3ләрдән соң бистәнең элеккеге автовокзал тирәсендә 16 яшьлек кыз баланы бәрдерәләр
Бүген кичке якта, сәгать 3ләрдән соң бистәнең элеккеге автовокзал янындагы чатны узып үзәккә юнәлүче "Хендай" машинасы 16 яшьлек кыз баланы бәрдерә.
Әйтүләренчә, ул юлга җәяүлеләр йөрергә тиеш булмаган урыннан чыккан. Машина капотына, тәрәзәгә бәрелеп аңын җуйган баланы Балтач үзәк хастаханәсенә озаталар. Ул аңына килгән, тормышына куркыныч янамый ди. Медиклар аны җентекләп тикшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев