Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачлылар кагыйдә буенча йөриме (фото)

1 сентябрьдән Татарстанда, шул исәптән Балтач районында да "Бала - иң төп пассажир" профилактик чара башланып китте.

Профилактик чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмау максатыннан, белем бирү оешмалары каршында кизү тора.
Исегезгә төшерәбез, Россиянең Юл йөрү кагыйдәләре буенча 12 яшькә чаклы булган балалар транспортта бары тик махсус утыргычка утыртылып йөртергә тиеш.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә ярдәмгә Балтач мәктәбенең яшь инспекторлары да бик теләп алынды һәм берлектә рейдлар үткәрелде. Рейд вакытында яшь инспекторлар шоферларны юлда игътибарлы булырга, куркынычсызлык каешларын тагып йөрергә, кечкенә балаларны махсус утыргычка утыртып йөртергә чакырдылар. Шоферларага памяткалар һәм стоп газеталар өләштеләр. Ә юлдан чыгучы балаларга караңгы вакытта яктылык кайтарткыч элементлар тагып йөрергә кирәклеген исләренә төшерделәр һәм яктылык кайтарткыч браслетлар тапшырдылар.

Әлеге акция 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250